Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә әзер

Югары Ослан муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча техниканы кабул итү булды.

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе А.Әхмәтшин, Россельхозцентр оешмасы вәкиле Д.Миңнуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы  Д.Сибгатуллин катнашты.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре язгы кыр эшләрен башкаруның эш планнары, атап әйткәндә: машина-трактор паркының әзерлеге, бөртекле культуралар орлыкларын әзерләү, механизаторлар белән комплектлау, минераль ашламалар һәм техник культуралар орлыклары сатып алу буенча тыңланды . Җитәкчеләр һәм белгечләр алдына авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне һәм агрегатлауны төгәлләү, хезмәткә түләү бәяләрен яңадан карау, күчмә ремонт звеноларын механикалаштыру, кайнар ризык, махсус эш киемнәре белән тәэмин итү бурычы куелды. Моннан тыш, язгы кыр эшләре вакытында механизаторларны матди стимуллаштыру шартлары, техника куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү каралды.    Механизаторларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Әхмәтшин авыл хуҗалыгы техникасын кыр эшләренә намуслы әзерләгәннәре өчен барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде һәм барлык кыр эшләрен оешкан төстә, кыска вакыт эчендә сыйфатлы башкарырга өндәде. Яз көне кырларда эш күләме бик зур һәм күптөрле, әмма аларның ни дәрәҗәдә дөрес һәм вакытында башкарылуына авыл хуҗалыгы оешмаларының уңышы бәйле. Агымдагы елда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 33762 гектар тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев