Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Арча Мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” бәйгесенең йомгаклау чарасы узды

Югары Ослан районыннан бу чарада Фидания Нурисламова җитәкчелегендә “Хәзинә” фольклор ансамбле катнашты.

Гала-концертны Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Гыйлметдин кызы Насыйбуллина ачып җибәрде. Бәйгедә Баулы, Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Бөгелмә, Теләче, Кукмара, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагыннан катнашучылар булды.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без, рухи мирасыбызны үстерүгә зур өлеш керткән, бәйгедә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерәләр конкурсны оештыручылар.

Югары Ослан районыннан бу чарада Фидания Нурисламова җитәкчелегендә “Хәзинә” фольклор ансамбле катнашты. Март аенда алар онлайн форматта үзләренең чыгышларын Арча мәдәният йортына юллаганнар. “Укы коръән” дип аталган мөнәҗәт белән ансамбльләр  арасында беренче урын Лауреат дипломына һәм кыйммәтле бүләккә  лаек булдылар. “Шунысы гына кызганыч , транспорт булмау сәбәпле тулы төркемебез белән бара алмадык, урау юллар белән шәхси машинамда барырга туры килде”- ди Фидания Равил кызы.

2023 ел Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителде, шул уңайдан “Хәзинә “ фольклор ансамбле сирәк яңгырый торган мөнәҗәтләр башкарып ике гала-концертта  катнашып дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар, өченче гала-концертка әзерлек алып баралар.

“Без булдырабыз”-диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собеханаллаh, Безнен кызлар булдыралар Аллаhы Тэгалэнен биргэненэ шокер. РЭХМЭТ ЯУСЫН узлэренэ. Барда тату, тырышлар. Булдырасыз кызлар. АЛГА ТАБА ДА УНЫШЛАР сезгэ.