Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ана - бөек исем, нәрсә җитә Ана булуга?!

Көзнең соңгы ае - ноябрьдә берничә бәйрәмне билгеләп үтәбез. Тик алар арасында иң күркәме – Әниләр көне.

Күңелләрне нечкәртүче, якты, матур бу бәйрәмнең тарихы совет чорына ук барып тоташа. СССРда әниләрне озак еллар, барлык хатын-кызлар белән бергә, 8 Март көнендә котлыйлар. Ә Бакуда бер рус теле һәм әдәбияты укытучысы: «Әниләр аерым игътибарга лаек, аларның үз бәйрәмнәре булырга тиеш», - дип, 1988 елда укучылары белән «Әниләр көне» дип аталган кичә үткәрә. Моңарчы күрелмәгән бу чара зур вакыйгага әверелә, аның турында газета-журналларда язып чыгалар. Шулай итеп, әлеге укытучы ханым үрнәгенә бүтән республикалардагы мәктәпләр дә кушыла, аннан бөтенхалык бәйрәменә әйләнә. Ә инде 1998 елдан Әниләр көне рәсми рәвештә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә башлый. Бу якшәмбедә, ягъни 26 ноябрьдә, инде 25 нче тапкыр Әниләр көнен билгеләп узачакбыз.

Иң кадерле газиз кешеләребезгә кечкенә генә булса да бүләк алып бирү, һичьюгы, телефоннан шылтыратып котлау, моңарчы әйтергә вакыт тапмаган яки уңайсызланып торган җылы сүзләребезне, ихлас теләкләребезне җиткерү өчен иң яхшы форсат. Тик күпләребез соңга да кала… Әле мөмкин булганда, котлап сөендерик кадерле әниләребезне, алардан да газиз кемебез бар?!

Бүген гомер мизгеленең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чорын каршы алучы авылдашыбыз Габделхак кызы Гөлирә ханым Мәхмүтова (Хәбибуллина) белән сезне дә таныштырасым килә.

-Өч апам Бөек Ватан сугышына хәтле туганнар. Әтиебез яу кырында каты яраланып, әсирлектә булып, нык тикшерүләрне узып,туган якларыбызга 1952 елда гына әйләнеп кайта. Әниебез, өч кызы әтине сагынып, көтеп алалар. Шулай итеп, илебез тарихының авыр 1953 елында – Чүпрәле районының Яңа Чынлы авылында 1 декабрьдә гади эшче гаиләсендә дүртенче кыз бала булып дөньяга килгәнмен. Исемемне дә әтием кушкан. Үсмер чагымда исемемне ошатмый идем. “Ямьсез исем кушкансыз”- дип әнине аптыратканым да исемдә. Еллар узу белән Гөлирә - теләк, ихтыяр гөле дигәнне аңлатканын төшендем”,- дип сүз башлап җибәрде әңгәмәдәшем.

Чынлап та, “ исеме җисеменә туры килә” дигән әйтем нәкъ Гөлирә апага туры килә. Ул дөрестән дә ихтыяр көче нык, теләгенә нык адымнар белән атлап ирешүче кеше.

Үзебезнең Яңа Чынлы  сигезьеллык мәктәбендә белем алдым, Шәйморза урта мәктәбендә 10 нчы сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, хезмәт юлымны авылыбыз китапханәсендә китапханәче буларак башлап җибәрдем. Алабуга мәдәният агарту училищесында китапханәчеләр бүлекчәсендә һөнәри урта белем алдым. 10 ел дәверендә китапханәче булып эшләдем.

Яшьлек елларын кемнәр генә сагынып искә алмый икән!? Беренче мәхәббәтем - үзебезнең урам егете Илмас белән ике еллап очрашып йөргәч 1978 елда гаилә кордык, олы улыбыз Илнур 1979 елда дөньяга килде.

Язмыш җилләре безне 1981 елда Бакча-Сарай авылындагы  Матюшино карьерына китереп урнаштырды. Иптәшем беренче көннән үк машина йөртүче булып уңышлы гына эшләде. Бүгенге көндә арабызда юк инде. Үзем машиналар санаучы, балалар бакчасында биш ел тәрбияче, биш ел  бакча мөдире, белемем буенча мәдәният хезмәткәре булып авыл клубында эшләргә дә туры килде. Кайда гына эшләсәм дә, бик яратып, җиренә җиткереп эшләргә тырыштым.

Тату гаилә булып ике егет үстердек. Икесе дә матур гына үз гаиләләрен кордылар. Ике киленем дә Динара исемле, бик уңган, булганнар үзләре. Илнурым гаиләсе белән Казанда яши, өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә мин Ильясым гаиләсе белән Бакча –Сарай авылында яшим, аларның өч уллары бар. Минем ике улыма алты оныгым бар. Тигезлектә, муллыкта, бәхетле тормышта балаларым, оныкларым белән яшәргә насыйп булса иде дигән теләктә калам. Гаиләм, әйләнә-тирәмдә мине аңлый торган фикердәшләрем, кирәк вакытта ярдәм итә торган дусларым, авылдашларым булу белән мин үземне бәхетле дип саныйм”, -дип сүзен төгәлләде әңгәмәдәшем.

Сүзне дәвам итеп тагын шуны әйтәсем килә, Гөлирә апа тормышында 43 яшендә тагын бер яхшы, уңай үзгәреш булган - электән үк күңеленә салынган иман орлыклары уянган.

Аның тормыш юлында Ислам динендәге кешеләр, Ислам динен күәтләүчеләр очрый. Ул бер дә курыкмыйча, җиң сызганып Ислам динен өйрәнә башлый һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешә. Ул бүгенге көндә авылыбызның абыстае вазыйфасын үти, Ислам дине таләпләрен үтәп, тыйганыннан тыелып, үзе белгәнне яшь буынга җиткереп, өйрәтеп яши. Авылыбыз клубы тормышында актив катнашучыларның берсе булып тора. Төпле киңәшләрен биреп, фикерләре белән уртаклашып актив тормыш алып бара. Гаиләсендә хөрмәтле дәү әни, әби, кадерле әни булып, уллары, киленнәре, оныклары янында бәхетле тормыш кичерә.

Шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен каршы алучы хөрмәтле авылдашыбыз

Гөлирә апаны Әниләр көне һәм юбилее белән котлап, аңа нык сәламәтлек, булганына шөкер итеп, сөенеп,  әрнү-сагыш белмичә балалары, оныклары, туган-тумачалары, тирә-күршеләре янәшәсендә бәхетле тормыш кичерүен Аллаһ насыйп итүен телибез.

Әни! Җир йөзендә иң матур сүз. Ул һәр кеше әйтә торган беренче сүз һәм дөньядагы барлык кешеләрдә дә бердәй ягымлы яңгырый.
Әни куллары - иң мәрхәмәтле һәм назлы, җылы куллар. Алар барын да эшли ала. Әни йөрәге - тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми.
Әни - барыбыз өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем ул. Телебез "Әни" сүзе белән ачыла. Туган телебезне дә Ана теле дип әйтүебез юкка гына түгел. Әниләр - гомер буена җан юлдашчыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз!
Әнием! Җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык гаҗәеп газиз, иң кадерле зат син безнең өчен. Барлык шагыйрьләр, әдипләр Анага дан җырлаган.

Әнкәй диләр, әнкәй галәм диләр,
Йомшак искән җылы җилләрне.
Ана сулышыдай иркә диләр,
Хәтта туып-үскән җирләрне.
Туган илне Ватан-ана диләр,
Ул Анадай кыйммәт булганга.
Анадан да бармы гүзәл бер зат,
Әйтегезче, дуслар, туганнар!

Әйе! Әниләребезгә булган рәхмәтләребез - чиксез, бурычларыбыз - түләп бетергесез. Әниләр яктылык чыганагы - кояш кебек, безгә туктаусыз мәхәббәт нурларын өләшә. Алар безгә бик кирәк! Гомеребез буе әниләребезнең җылы карашлары безне озата барсын иде.

"Әни" дигән исем - бөек исем,
"Әни" дигән сүз дә бер генә.
"Әни" диеп ачыла бит телләр,
"Әни!" дигәч йөрәк сөенә.    

Асия Фәйзулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев