Алексей Песошин: М12 трассасы Татарстанның визит карточкасы булачак
Республикада М12 тизлекле трассасының бер участогы ачылды, икенче участокны декабрь аеның икенче ункөнлегендә ачу планлаштырыла.
М12 «Восток» трассасы Татарстанның визит карточкасы булачак. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин автомагистральнең җиденче этабы ачылышында белдерде.
«Бүген без Татарстанда беренче участок буенча хәрәкәтне ачабыз. М12 трассасының җиденче этабы буенча хәрәкәтне башлап җибәрү М12 трассасын төзү буенча бөтен проектны гамәлгә ашыруда мөһим звено булып тора», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Песошин билгеләп үткәнчә, инде хәзер үк Мәскәүдән Казанга чаклы бару вакыты шактый кимиячәк. Бу Татарстанның Мәскәү агломерациясе белән икътисадый элемтәләрен алга таба да үстерүгә ярдәм итәчәк, кече һәм урта бизнеска үсеш бирәчәк, дип ышана ул.
Премьер-министр ассызыклаганча, яңа юл халыкның транспорт белән файдалана алуын арттырачак, инвестицияләр җәлеп итәргә, яңа инфраструктура объектлары һәм эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, перспективада автомобиль юлы күп кенә төбәкләрне тоташтырачак, зур йөк һәм башка транзит транспорты тупланган күп урыннарны әйләнеп узуны тәэмин итәчәк, Казанны тулысынча көньяктан әйләнеп узу мөмкинлеген тудырачак.
"Без барыбыз да бу ел ахырында Идел аша күпердә хәрәкәт башлануын көтәбез", - дип йомгаклады Песошин.
Татарстанда М12 «Восток» автомобиль юлы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Республикада аның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итә. Автомагистраль юлындагы вакыт Мәскәүдән Казанга кадәр ике тапкырга кыскарачак - 6,5 сәгать дип көтелә.
М12 «Восток» магистрален төзү - «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры автомобиль юлларын төзү» федераль проектының бер өлеше. «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» милли проектын тормышка ашыру булып тора.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев