Җәйнең матур буяулары
Җәй ул матур, ә җәйнең төсе төрлечә: сары төстәге тузганак та, зәңгәр сулы инеш тә, яшел үлән дә, кызыл алма да, шәмәхә баклажан да, зәңгәр күк йөзе дә, кызгылт сары кояш та.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында авылның иң кечкенә сабыйлары өчен «Җәйнең матур буяулары» дигән иҗат сәгате узды. Балалар төсле карандашлар белән рәсемнәр ясадылар.
Чара барышында балалар үзләренең җәйге тәэсирләре белән уртаклашып кына калмадылар, ә аның бөтен матурлыгын рәсемгә төшерделәр, әкият геройларын ясап, укылган әкиятләрдән алган тәэсирләре белән бүлештеләр. Үз рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар төсле буяулар белән кояш, салават күпере, чәчәкләр, күбәләкләр сурәтләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев