Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Әбием сандыгы серләре» темасына танып- белү сәгате

Әби сандыгы - ул борынгы һәм кыйммәтле әйберләр хәзинәсе. Үз халкыңның гореф-гадәтләрен белмичә, алга китеп, нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, безнең балалар үз халкының мәдәниятен, телен һәм йолаларын белергә тиеш.

Әбиләребез сандыгы - ул безне безнең  әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның  яшьлеге белән бәйли торган әйбер. Ул безнең тормышыбызга  буыннар арасындагы үзенчәлекле җеп- әби-бабаларыбыз мирасы булып килеп керде. Хәзерге көндә  күпләр безгә үткәннән килгән традицияләр, йолалар, көнкүреш предметлары бүген инде кирәк түгел, -дип саный. Россиядә сандык XIX гасырга кадәр төп җиһаз булып калган.

Ә сандык безгә озак еллар ничек хезмәт иткән? Әйберләрне саклау өчен. Сандыкта халык тарихы саклана. Борынгы заманда һәр хуҗабикәнең өендә шундый бер сандыгы булган, анда кием-салым гына түгел, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре дә, кешегә яисә бөтен гаиләгә кадерле булган бөтен әйберләр дә сакланган. Элек хәзерге кебек җиһазлар, шкафлар һәм комодлар булмаган, шуңа күрә әйберләрне сандыкта саклаганнар. Сандык - элек торакның, теләсә кайсы крестьян хуҗалыгының бер өлеше булып торган. Әмма сандыкның төп сере - эчтә. Мөгаен, күп кенә әбиләребезнең әлегә кадәр сандыклары саклангандыр. Әбиләр әле дә элеккечә үзләренең кадерле әйберләрне сандыкта саклыйлар.

19 нчы июль көнне Вахит авылы мәдәният йортында балалар өчен “Әбием сандыгы серләре” дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Тылсымлы сандыкны ачып, балалар үткәннәргә, борынгы әйберләрнең серле дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар тылсымлы сандыкның хәзинәләрен кызыксынып өйрәнделәр. Алып баручы Гөлназ Фәттахова сөйләгәндә, балалар әбиләребез элек кулланган кирәк-яраклар белән таныштылар: чиккән сөлгеләр, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, агач кашыклар һәм чынаяклар,  чигелгән күлмәк һәм башка бик күп кызыклы тарихи әйберләр.

Шулай ук Гөлназ Фәттахова татар халкының гореф-гадәтләрен, ата-бабадан калган  йолалар турында сөйләде, аларның буыннан-буынга  тапшырылып барачагын искәртте.

”Үткән - ул хәзерге тормышыбызның  башы". Әйдәгез, үткәнне саклап, кадерләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев