Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

5 сентябрьдә бөтен дөньяда Хәйриячелек көне билгеләп үтелә

...

Хәйриячелек тарихы Борынгы Греция заманнарыннан башлана. Ул вакытта хәйрия эшчәнлеге заманча төшенчәдән аерылып торган, башка формага ия булган. Хәйрия астында балаларга һәм картларга ярдәм итүне аңлыйлар иде. Җәмгыять үсеше белән хәйрия эшчәнлеге сизелерлек үзгәрешләр кичерде. 

Үзәк район китапханәсендә үз эшен башлап җибәргән «Игелек кылыр өчен яшик » китап күргәзмәсе Россиядә Петр 1 патшалык иткән заманнан бирле килгән хәйриячелек турында сөйләячәк. Ул вакытта күпсанлы балалар йортлары, медицина оешмалары, "нәфрәт йортлары" (“дома презрений”) төзелгән, аларда кайгыртырга беркемнәре дә булмаган ялгыз һәм гарип кешеләр  урнаша алган.  

Күргәзмә Россия эшмәкәрләре һәм Россия икътисады һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән меценатлар белән таныштыра.

Күргәзмәдә райондашларыбыз хәйриячелеге турында мәгълүмат мөһим урын алып тора. Бу - мобилизацияләнгән, Украинадагы Махсус Хәрби Операциядә катнашучыларга, район оешмаларыннан һәм җирле халыктан ярдәм итүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев