30 мең бирәләр ди
Халыкара балаларны яклау көненә якынча 30 мең сум алырга мөмкин. Мондый хәбәрләрне хәзер республика гражданнары да ала башлады. Сез бу хәбәрнең чынмы, юкмы икәнен белдегезме?
Балаларны яклау көненә зур суммалар түләү турындагы имеш-мимеш хәбәрләр белән мессенджерлар һәм социаль челтәрләр тула башлады. Өстәвенә, тиененә кадәр әйтелгән сумма - гражданнарның башын әйләндерә, ышанырга мәҗбүр итә. Хәбәрләрнең берсендә әйтелгәнчә, "балаларны яклау көненә бер тапкыр түләнә торган түләүне рәсмиләштерергә кирәк. Ул 29 466,95 сум тәшкил итә. Гаризалар кабул итү 1 июньнән башлана ".
Ә аста, сылтама астында, "без сезгә тормышыгызны гадиләштердек һәм сезгә, гаризаны раслау һәм мәгълүматларны тикшерү өчен, сылтама буенча күчәргә генә кирәк". Менә шунда "капкан" ябыла, чөнки сылтама буенча күчкәч, сез мошенникларның корбаны буласыз.
Шулай итеп, "челтәрдә йөрүче" мәгълүмат күпләр тарафыннан да көтелгән яңалык булырга мөмкин, әмма бүгенге көндә ул дөрес мәгълүмат түгел. Мошенниклар даими рәвештә гражданнарны алдауның үз ысулларын камилләштерәләр.
Уяу булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев