21 гасыр яшьләре наркотикларга каршы
Вахит авылы мәдәният йортында «Тормыш матур – аны юк итмә» дигән файдалы мәгълүмати сәгать үткәрелде.
Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру иде.
Балаларга электрон презентация күрсәтелде, аның ярдәмендә алар яшәешебезгә файдалы гадәтләрне, наркомания һәм токсикомания кебек сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган начар гадәтләрне искә төшерделәр. Яшүсмерләр актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар, начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясавы, хәзерге заман кешесенә үз сәламәтлеген саклау өчен нәрсә кирәклеге турында тормыштан мисаллар китерделәр.
Мөдир Гөлназ Фәттахова белән бергә алар наркомания турындагы кайбер мифларны "тараттылар" һәм сәламәт яшәү рәвешен якладылар.
Чарада катнашучыларның барысына да "21 гасыр яшьләре наркотикларга каршы!" буклетлары бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев