13 гыйнвар - Россия матбугаты көне
Матбугат көне - кәгазьдә мәгълүмат йөртүчеләр, вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме.
Газета, журналлар - мәгълүмат алуның яраткан ысулы булган тулы бер сәнгать ул - әле типография буяулары исе аңкыган вакытлы матбугатның яңа битләрен уку бик күңелле шөгыль.
Вахит авыл китапханәсендә укучыларга «Газеталар патшалыгында, журналлар дәүләтендә» дигән күргәзмә-карау тәкъдим ителде.
Бу көнне китапханәгә килгән укучы балалар өчен «Дөньядагы барлык кызыклы нәрсәләр турында журнал һәм газетадан бел» дигән библиографик дәрес үткәрелде. Балалар "Вакытлы матбугат» төшенчәсе белән таныштылар, Россиядә балалар өчен беренче журналлар һәм газеталарның кайчан барлыкка килүен, журналның газетадан нәрсә белән аерылуын һәм аларны ничек укырга кирәклеген белделәр. Тематик журналларның төрлелеге һәм заманча балалар шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштылар. Аннары журнал битләрендәге мәкаләләрне кычкырып укып чыктылар. Шулай ук китапханәче Сания Сәлимуллина 2025 елның беренче яртыеллыгына язылган вакытлы басмалар исемлеген балаларга җиткерде һәм аларны укырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев