1 июльдән Татарстанда теркәлмәгән этләр өчен штраф сала башлаячаклар
Йорт хайваннарын тотуның яңа кагыйдәләре тиздән үз көченә керә. Дүшәмбедән, 2025 елның 1 июленнән, Татарстанда теркәлмәгән этләр хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак.
2025 елның 1 июленнән Татарстанда йорт хайваннарын тотуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Республиканың Баш ветеринария идарәсе карары нигезендә, төбәк территориясендәге барлык этләр мәҗбүри теркәлү һәм чиплау узарга тиеш.
Закон таләпләрен үтәмәгән хуҗалар өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр хокук бозган очракта хуҗаларга кисәтү яисә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яный, кабатланган очракта түләтү суммасы 5 мең сумга кадәр арта.
Этләрнең төрле категорияләре өчен махсус теркәлү сроклары билгеләнде:
* 2025 елның 1 гыйнварыннан соң туган көчекләр өч ай эчендә теркәлергә тиеш
* Ел башына кадәр дөньяга килгән этләр 2025 елның 31 декабренә кадәр исәпкә алынырга тиеш
* Өлкән яшьтәге хайванны сатып алганда документлар 30 көн эчендә рәсмиләштерелергә тиеш
Республикага вакытлыча килгән этләр өчен искәрмә ясалды - әгәр аларның тору вакыты 30 тәүлектән артмаса, теркәлү таләп ителми.
Ветеринария идарәсе республика халкын яңа таләпләргә җаваплы карарга һәм йорт хайваннарын вакытында теркәргә чакыра. Күзәтүчесез калган хайваннар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә - гражданнарга мондый очраклар турында җирле хакимият органнарына хәбәр итәргә киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, йорт хайваннарын теркәү турындагы тиешле Законга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде. Бу чаралар хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм төбәк халкының иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев