Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

1 февральдән тормышыбызда нәрсә үзгәрәчәк?

Коллекторлар өчен кагыйдәләр катгыйлана, берьюлы берничә социаль түләүләр күләме үсә, күчемсез милек хуҗалары өчен дә яңалыклар бар.

40 тан артык социаль түләүләр артачак

1 февральдән күп кенә социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнә. Бу яшәү минимумының зурлыгына һәм минималь хезмәт хакына (МРОТ) бәйләнмәгән һәм 1 гыйнвардан  арттырылмаган түләүләр. Индексация күләме 7,4% тәшкил итәчәк. 

Робот-коллекторларны кешеләргә тиңләячәкләр

1 февральдән гражданнарны "бурычны кайтаручылар" гаделлегеннән коткарырга тиешле кагыйдәләр катгыйлана. Әйтик, робот-коллекторлар коллектор-кешегә тигезләнә, һәм аларга кешеләргә таратылган кагыйдәләр  карала. Ягъни төн уртасында автоматик шалтыратулар шулай ук мөмкин булмаячак. "Шалтыратучы" шулай ук бурычлыга кем булуын - роботмы яки кешеме икәнлеген хәбәр итәргә тиеш булачак. 

Шулай ук барлык типларның да аралашу расписаниесе билгеләнгән: 8.00 дән 22.00 гә кадәр эш көннәрендә, ял һәм бәйрәмнәрдә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Шәхси аралашу - атнага бер тапкыр, шалтыратулар - тәүлегенә бер тапкырдан да ешрак түгел, атнага ике тапкыр һәм аена сигез тапкыр, текстлы хәбәрләр - тәүлегенә икедән артык түгел, атнага дүрттән һәм аена уналтыдан артык булырга тиеш түгел. 

Авария хәлендәге йортта торакка салымнар кимиячәк

1 февральдән күчемсез милек белән бәйле берничә яңалык эшли башлый. Акча ягыннан иң мөһиме – авария хәлендәге йортларда фатир һәм бүлмәләр милекчеләре өчен. Хәзер күчемсез милекне кадастр бәяләгәндә (нәкъ менә аның буенча торак милекчеләре мөлкәткә салым түли) рәсми тәртиптә йорт авария хәлендә дип һәм фатир яки бүлмә яшәргә яраксыз дип табылса, мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак,

Кадастр өлеше буенча тагын бер яңалык - күчемсез милекне дәүләт реестрындагы хаталарны төзәтү Росреестрда өч тапкыр тизрәк булачак. Бу эшкә закон буенча бирелә торган вакыт өч айдан бер айга кадәр кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев