Югары Ослан районының Макыл авылында яшәүче Мәмдүдә апа Хисамова хәзерге көндә кадерле әни, бәхетле дәү әни.
Мәмдүдә апа Хисамова Макыл авылы башындагы бер жыйнак кына өйдә яшәп ятучы ветеран.
Ул Спасс районының Ямбахты авылында 1934 елның 1 февралендә Фәхрибану апа белән Галимҗан абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Галимжан абый 1941 елда сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Өч бала белән Фәхрибану апа ятим кала. Авырлыкларга карамастан, өч баланы да исән-сау итеп тәрбияли. Бик авыр булса да сыер асрый ул. Кешеләр ачтан күбенеп үлгәндә дә, ул балаларын сыер сөте белән алып кала. Ул заманда сыер асраулары бер дә жиңел булмаган. Кыш көннәрендә олы кызын ияртеп кырда кибән төпләреннән кар казып печән йолкыганнар.Күпме генә күтәреп кайта алганнардыр инде алар карга бата-бата. Ә 7 яшьлек Мәмдүдә өйдә калып, булган әйбердән ашарга әзерләп, кечкенә энесен карап торган.
7 классны бетергәч, кечкенә генә буйлы бу бик чибәр кыз 14 яшендә Марий-Элга китеп, фанер заводына эшкә урнаша, әниләренә акчалата ярдәм итә башлый. Берничә елдан Казанга китеп заводка урнаша. Шунда эшләгәндә, аларны заводтан печән жыярга булышырга Макыл авылына җибәрәләр. Шунда ул үзенең тормыш иптәше Равиль абыйны очрата. Таза гәүдәле бу көчле егетне ул бер күрүдә ошата. Вакыт үткәч, алар яңадан заводка эшкә кайталар. Бу чибәр кызга бик күп егетләр гашыйк була. Ләкин ул аларның берсенә дә карамый.
Күпмедер вакыт үткәч, заводка Мәмдүдә исеменә бер хат килеп төшә. Бу хатны Макыл авлыннан Равиль язган була. Хат эчендә моряк киемендәге фотосыда була аның.
- Мәктәптә укыганда укытучылар гел әйтә иде: "Кызла, кияүгә чыксагыз морякка чыгыгыз, бик уңарсыз, алар бөтен эшне дә белеп эшлиләр, сезне күтәреп кенә йөртерләр", ди ул.
Әллә шул сүзләр Мәмдүдә апаның башын әйләндерә инде, әллә язмыш, өченче тапкыр Казанга килүендә Равиль абый аны алып та кайтып китә Макылга. Баксаң, әле ул армиядә дә хезмәт итмәгән икән. 1958 елда алар бергә тормыш итә башлыйлар. Макылга килгәч Равиль абый Мәмдүдә дип әйтә алмый, шуннан ул Мәдинәгә әйләнә. Хәзерге көндә аны авылда Мәдинә дип йөртәләр. Колхозның ашханәсенә аш пешерүче булып эшкә урнаша,эшен ул бик яратып эшли. Равиль абый ат белән фермада эшли. Өйдәге барлык эш тә Мәмдудә өстенә йөкләнә. Абзар тулы мал-туар, тавык-чебеш... Орчык кебек бөтерелеп, бөтен эшкә дә өлгерә ул. Ял көннәрендә Равиль абыйның 9 туганы гаиләләре белән әниләре янына кунакка кайталар.Ул заманнарда килен кешегә караш та бүтән төрле булган. Ашарга җитмәгән вакытлары да бик күп була. Каенанасы да авылның бер атаклы кешесе була. Тормышы бик жиңел булмый Мәмдүдәнең. Әнисе кунакка килгәч: "Тормышың бик авыр булса да түз инде балам, авылыгыз бик матур урынга урнашкан", - дип баласын тынычландырган.
Мәмдүдә апа Макыл хастахәнәсенә санитарка булып эшкә урнаша. Эшендә бик яраталар аны.Ул агач идәннәрне ышкып юулар, кыш көннәрендә кар көрәүләр, барысы да санитаркалар өстендә була. 3 бала тәрбияләп үстерәләр Хисамовлар. Балалары да бәхетне читтән эзләмиләр, шушы авылда тормыш корып, яшәп калалар.
Равиль абый инде гүр иясе булган.Үткән тормышын искә алып сөйләгәндә, Мәмдүдә апаның күзләренә яшьләр тулды, күрәсең, аның тормышы бик жиңел үтмәгән.
- И, балакаем, аның бөтенесен дә сөйләсәң, ике китапка да сыйдыра алмас идең, - ди ул елмаеп. - Яшь чаклары сизелми уза икән ул. Миңа картайгач кадер-хөрмәттә яшәргә язган икән. Шуның өчен ходайга бик рәхмәтлемен.
Бүгенге көндә ул кызы Алсу тәрбиясендә яши. 5 оныгы, 3 оныкчыгы бар аның. 83 яшендә дә шундый матур, мөләем бу әби яшь чагында нинди булгандыр. Хәзерге көндә ул кадерле әни, бәхетле дәү әни булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев