Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Зөһрә Мәрдиева: «Мин беркайчан да үз принципларымны үзгәртмәдем»

Тамырлары һәм тәрбиясе татар булган бу кыз Югары Ослан районында үзенең урынын тапкан һәм 40 елдан артык аның үсеше өчен тырышкан. Нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, һәрвакыт намус һәм тулы нәтиҗәлелек белән эшләде.

        Зөһрә Нурулла кызы Арча районының Каратай авылында туып үсә. Әтисе гаиләдә генә түгел, авылда да абруе белән аерылып торган. Зөһрә балачактан ук тормышта иң мөһиме - кешеләр файдасына эшләү һәм яшәүне девиз итеп куя. Әтисенең нәкъ менә шул сыйфатлары аңа да тулаем булып күчкән дә инде.

        8нче сыйныфны тәмамлагач, Гайнуллиннарның бердәнбер кызлары Казанга китә һәм медицина училищесына укырга керә. Анда 4 елдан соң санитар фельдшер дипломын алып чыга.

- Мин Югары Ослан районына бүленеш буенча эләктем. Дөресен генә әйткәндә, үземнең Балтачка китәргә теләгем зур иде, тик язмыш башкача язылган булган шул: менә инде 40 елдан артык минем өчен Югары Ослан туган җиргә әверелде, - дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. - Мине ул вакытта Элеонора Серебрякова бик җылы каршы алды һәм 8 ел санэпидемстанциядә хезмәт итәргә туры килде. Минем тынгысыз характерымдыр инде миңа һич кенә дә тынычлык бирмәде. Чиктән тыш активлыгым һөнәремне генә түгел, тулаем эшчәнлегемне дә алыштырырга этәрде.

1990 нчы елда Зөһрә Мәрдиева депутат итеп сайлана һәм авыл советы рәисе урынбасары итеп билгеләнә һәм 15 ел дәвамында Мильямил Сәгъдиев белән иңне-иңгә куеп үзенең вахифасын башкара. Ул авыл советында эшләгән елларын аеруча дулкынланып һәм сагынып искә ала. – Николай Журавлев, Борис Шостя, Константин Токарев,  Петр Проськин, Николай Раков, Константин Мурзин, Павел Корчагин ул елларда минем булышчыларым һәм хезмәтемдә дөрес юл сайлауга ярдәм итүчеләрем булдылар. Мин аларга шуның өчен аеруча рәхмәтлемен, - ди Зөһрә Нурулла кызы.

        Чыннан да, ул елларда авыл советы халык белән тыгыз элемтәдә эшләде. Нәкъ менә шушы елларда районны газлаштыру, паспортларның иске үрнәкләрен яңасына алыштыру, «тузган торак» программасы кебек эшләр башланган чор иде. Ләкин корычтай нык характер һәм түземлелек Зөһрә Нурулла кызына 3 чакырылыш депутатлыкны лаеклы төстә башкару һәм кешеләрнең ихтирамын яулауга ярдәм итте. Шул ук вакытта ул юрист һәм менеджер белгечлекләре буенча югары белем алырга да өлгерде.

         2005 нче елда район җитәкчелеге инициативасы белән Мәрдиева район почта элемтәсе начальнигы итеп билгеләнә. – Башта бик катлаулы булды, бөтенләй яңа тармак, мин “эштә яшәдем», дип тә әйтергә була, - дип искә ала Зөһрә Нурулла кызы. Аның почтада эшләү чоры турында азарт һәм тавышындагы калтырану ноталары белән сөйләгәнен тыңлаганда, ирексездән, кешенең һаман да эш ничек артканын, бүгенге көндәге ябык почта бүлекчәләре өчен ни күләмдә борчылуын аңлыйсың.

        Хәзерге вакытта Зөһрә Нурулла кызы лаеклы ялда булуына карамастан, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул инде күп еллар сайлау комиссиясе, ирекле халык дружинасы әгъзалары.

        Безнең героиня гомере буе руслар күп яшәгән Югары Осланда яшәп,  бердәнбер улына туган телгә һәм милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияли алды. Буш вакытта Зөһрә Нурулла кызы оныклары белән бик теләп шөгыльләнә,  аларга да үз ана телләрен өйрәтә һәм аларны милли камыр ризыклары белән сыйлый. Еш кына татар концертларына һәм спектакльләренә йөри, укырга, сәяхәт итәргә ярата.

        - Мин хәзер үз тормышымны Югары Осланнан, Иделдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Матур йортлар салып керә алмасам да, балаларым янымда булуы белән мин бик бәхетле, - дип әңгәмәбезне тәмамлый Зөһрә Мәрдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым кешеләре