Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары осланлыларга сары помидор белән кызыл помидорның аермасы турында

Сары помидор белән кызыл помидорның аермасы төстә генә түгел икән шул.

Помидорның ватаны - көньяк Америка, анда әле дә сливадан зур булмаган кыргый помидорлар очрый. XVI гасырда аны Европага испаннар алып кайткан. Италиягә алып кайтылган беренче помидорлар сары төстә булган. Помидор итальянчадан "алтын алма"     дигәнне аңлата. Хәзер помидорның кызылы популяррак. Сары һәм кызгылт - сары помидорда каротин активрак формада. Анда фолий кислотасы кызылдагыдан ике тапкырга күбрәк. Шуның өстенә аллергиядән тилмерүчеләр  кызыл төстәге җимеш һәм яшелчә ашый алмаска мөмкин. Кызыл помидорда исә ликопин күп. Ликопин - помидорга кызыл төс бирүче пигмент, сары помидорда ул юк. Ул бик көчле антиоксидант санала, аның яман шешкә каршы тору, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү үзлеге бар. Ликопин термик эшкәртү узганнан соң яисә үсемлек мае белән яхшырак үзләштерелә. Томат пастасы яки үсемлек мае кушып ясалган салат организмга бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помидоры сад огород