Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары осланлыларга Корбан гаетенең тарихы

Корбан гаете ул барча галәмнәрне юктан бар Кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп Торучы Аллаһы Сүбханәкә вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбызны һәм олуглауларыбызны мөлкәтебез аша ирештерү бәйрәме булып тора.

Корбан гаетенең тарихы дөньяда моңарчы һәм моннан соң булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, Изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калган һәм буыннан буынга сөйләнә торган, Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәламнең башларына төшкән олы бер сынауга барып тоташа. Мондый сынауны кешелекнең бүтән күргәне дә булмады - Аллаһы Тәгалә Үзенең ризалыгы өчен пәйгамбәренә газиз баласын корбан итәргә куша. Һәм бу ике бөек тәкъвалы кеше, Раббыбызга үзләренең тугрылыкларын дәлилләр өчен, шушы адымга барырга әзер була. Ләкин... иң соңгы мизгелдә Яратучыбыз аларны бу корбаннан азат итә һәм аны сарык белән алыштырып куя.
Корбан гаетенең шушы гыйбрәтле тарихыннан аңлашыла ки, Ибраһим галәйһиссәламга җибәрелгән бөек сынауның максаты аның газиз баласының гомерен өзү түгел: Адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Курбан байрам Корбан гаете