Югары Осланда Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының күчмә утырышы узды
Утырыш эшендә мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт министрлыклары вәкилләре дә катнашты.
Кунаклар балалар сәнгать мәктәбендә, "Кояшкай" балалар бакчасында, район мәдәният йортында булдылар һәм учреждениеләрнең эш юнәлешләре белән якыннан таныштылар.
Район территориясендә яшәүче җәмгыять вәкилләре кунакларны үзләренең гореф-гадәтләре, һөнәрләре белән таныштырдылар һәм милли ризыклар белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев