Югары Осланда район башлыгының традицион Яңа ел чыршысы узды
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда район башлыгының традицион Яңа ел чыршысы узды

Бәйрәм башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Сергей Осянин укучыларны яңа ел белән котлады һәм балаларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Яңа ел чыршысының урман маҗаралары» тамашасына яхшы укучы балалар, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, яшь  спортчылар чакырылган иде.

 Бәйрәм матур һәм күңелле узды. Тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Кызыклы сюжет, актерларның искиткеч уены, матур декорацияләр тамашачыларны тулысынча “йотты”.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чыршы тирәсендәге уеннар һәм әйлән-бәйләннәрне залдагы уеннарга алыштырдылар, әмма бу бәйрәм атмосферасын һич кенә дә бозмады. Бәйрәм чарасы яңа ел бүләкләре тапшыру һәм традицион гомуми фото белән тәмамланды.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


югары ослан татарча Яңа ел чыршы Район башлыгы чыршысы

Нет комментариев