Авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасы Яшьләр клубы белән янәшә урнашачак.
Район үзәге авыл җирлеге өчен яңа бина төзү район территориясендә тиешле республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Финанслауның гомуми күләме 8 миллион 81 мең сум тәшкил итә, шуның 800 мең сумы җирле бюджеттан. Инде җир эшләре башланган, булачак бина төзелеше урынында грунт чыгарыла, - дип хәбәр итте район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Максим Черменский.
Нет комментариев