Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районының “Хәзинә” ансамбле Арчада узган «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау чарасында катнашты

Тантаналы чарада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев катнашты.

23 майда Арча районы Мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.

Тантаналы чарада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев катнашты.

Бәйге Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, Арча район Мәдәният йорты һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. 

Бәйгенең сайлап алу туры 5-19 май аралыгында онлайн форматта узды.

Катнашучылар әйтүенчә, бәйгегә 87 эш килгән. Арча, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан һәм Казан шәһәре белән Башкортстаннан да катнашучылар булган. 

Бәйгедә “Хәзинә” ансамбле безнең районны лаеклы тәкъдим итте. Ансамбль уңышлы чыгыш ясаганы өчен 3 дәрәҗә диплом, ә аерым башкаручылар Лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

- Һәрбер катнашучы игътибарга лаек, жюри составына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмагандыр дип уйлыбыз, алар мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, эчтәлекне ачып бирә белүгә, ачык һәм аһәңле яңгырашка, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә бик игътибарлы булдылар. Конкурсның турыдан-туры турына чыгуыбызга без бик шат, Миңгол Галиев белән бер сәхнәдә чыгыш ясау – үзе бер дәрәҗә, - ди ансамбль җитәкчесе Фидания Нурисламова.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура татарская культура мөнәҗәт