Печищи авылында урнашкан Янка Купала музеенда Ренат Харисның "Шигырь язучы каләм" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
Биредә урнашкан экспозиция Ренат Харисны сәнгать эшләре остазы буларак ачачак. Күргәзмә безнең районда очраклы гына тәгъдим ителмәде. Ренат Харис үз иҗатының бер өлешен белорус классигы Янка Купалага багышлаган. Ул бөек белорус шагыйренең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.
Әлеге күргәзмә 29 апрельга кадәр эшлиәчәк. Күргәзмәне Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.
Ренат Харис рәсемнәре белән танышырга ашыгыгыз.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев