Изге Рамазан ае башлану белән район мөхтәсибәтендә Идел Буе Болгарының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Осланда ифтар» социаль проекты старт алды.
Проект кысаларында Югары Ослан, Брек, Яңа Юл авылларында яшәүче мохтаҗларга, өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүче мөселманнарга 100 дән артык ифтар тартмалары таратылды. Проектның спонсорлары - «Нур», «Сәлам» кафелары җитәкчеләре һәм Т.Усманов. Район мөселманнары исеменнән мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин аларга рәхмәт белдерде.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев