Югары Ослан районы  үзәгендә ифтар мәҗлесе  уткәрелде
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы үзәгендә ифтар мәҗлесе уткәрелде

Ифтар мәҗлесләре уздыру – Изге Рамазан аеның иң күркәм күренешләренең берсе.

Рамазан аеның ифтарлары дәвам итә.

19 апрельдә "Миләш" кафесында узган чарага мәчет имамнары, оешма җитәкчеләре һәм мөхтәсибәт тормышында актив катнашучы район халкы килгән иде.

Ифтарны мөхтәсибәт катнашында район җитәкчелеге оештырды.

Кунакларны имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров сәламләделәр. Шулай ук, шул ук көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, күп еллар буе җитәкче булып эшләгән Рафаэль Заннятовны юбилее белән котладылар. 

Ифтар Рамазан аенда изге гамәлләр кылу  турында вәгазь уку һәм дога кылу белән тәмамланды.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Ифтар Месяц Рамазан Ислам

Нет комментариев