Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ышаныч телефоны һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер

Ышаныч телефоны балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналарына ярдәм йөзеннән оештырылган.

 Яңа Юл авылы клубында ышаныч телефоны буенча мәгълүмати стенд урнаштырылган. Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова килүчеләрне әлеге информация белән таныштырды һәм нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын аңлатты. 

Телефонга олылар, шулай ук балалар да мөрәҗәгать итә ала. Туры шалтырату ясарга теләмәгән очракта, онлайн-консультантка хәбәр калдырырга була. Җавап сез күрсәткән электрон почтага киләчәк. 

Ышаныч телефоны - кризислы кайнар линия, анда аерым гражданнарга да, кешеләр төркемнәренә дә дистанцион рәвештә ашыгыч психологик һәм башка ярдәм күрсәтелә. Ышаныч телефоны буенча килеп чыккан кыенлыклар, тискәре фикерләр һәм кичерешләр турында сөйләргә һәм мораль, рухи ярдәм алырга мөмкин. Анда килеп чыккан  проблемага төшенергә ярдәм итәчәкләр, тынычландырып, реаль гамәли киңәш  бирәчәкләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев