Язгы авитаминоздан файдалы киңәшләр
Тиздән яз җитә. Үләннәрнең, тәмләткечләрнең файдасы хакында ишетеп беләбез инде.
Мисал өчен, петрушка организмны С витаминына баета. Моннан тыш аңарда фитонцидлар күп. Моны табигый антибиотиклар дип кабул итәргә кирәк. Ул организмдагы микробларны үтерә.
Ябыгырга теләүчеләргә сельдерей ярдәмгә киләчәк! Әлеге үсемлек матдәләр алмашын тизләтә һәм майларны организмнан “куып чыгара”. Шуңа да ябыгу өчен диеталар составында сельдерейны еш очратырга була.
Аппетиты булмаганнарга кинза ашарга киңәш итәләр. Майлы, итле авыр ризыклар ашаганда да кинза чәйнәргә онытмагыз. Бу ашкайнату системасына бик зур ярдәм булачак.
Әгәр дә гел нервланасыз икән, сезгә укроп ярдәмгә киләчәк. Моннан тыш бу үсемлек кан басымы белән интегүчеләргә булышачак. Укроп организмдагы артык суны кудырту сәләтенә ия. Димәк, кан басымын да көйли алачак. Ул В витаминына да бик бай.
Организмга цинк җитми икән, суган ашагыз! Яшелчәләр арасында суган цинкка иң бае! Бу элементның җитмәве хатын-кызларның репродуктивлыгына йогынты ясый. Ә ир-атларда цинк тестостерон барлыкка килүгә һәм сперматозоидлар активлыгында катнаша.
Бөтнек хәтерне яхшырта икән. Хәтта Борынгы Римда имтихан вакытында студентлар бөтнектән тәкыялар ясап киеп йөргән. АКШ галимнәре дә студентлар белән эксперимент уздырган. Бөтнек исе таралган бүлмәдәге студентларның дөрес җаваплары 28 процентка күбрәк булган. Тагын бер тикшеренүләр бөтнекнең Альцгеймер авыруын киметүен күрсәткән.
Тәмләткечләрне ризык әзерләнеп бетәр алдыннан гына салыгыз. Ул чагында аларның хуш исе сакланыр.
Исле үләннәрне бик вакларга тырышмагыз алай эшләгәндә, витаминнар күбрәк сакланачак.
Тәмләткеч үләннәрне пакетларга салып, туңдырырга мөмкин. Туңсалар да алар витаминнарын югалтмый.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yabygyrga-telchelrg-nindi-vitaminnar-yardmg-kilchk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев