Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Хорлар көрәше” бәйгесе тәмамланды

Югары Ослан районы гомуми белем бирү оешмалары коллективларының “Хорлар көрәше” конкурсы тәмамланды. Бәйге Гаилә елы кысаларында «Йортыңа иминлек» темасы астында узды.

Конкурста 15 гомуми белем бирү оешмалары катнашты. Балалар, аларның сыйныф җитәкчеләре хор композицияләрен әзерләүгә һәм башкаруга җаваплы карадылар. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу кыен булды. Барлык коллективлар да бүләккә лаеклы дип табылды. 

100дән артык укучысы булган белем бирү  мәктәпләре арасында: беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое Н.Ш. Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе танылды; икенче урынны  Яр – Морквашы мәктәбе һәм Советлар Союзы Герое Исаев А.П. исемендәге Макыл урта мәктәбе бүлештеләр; өченче урынны Иннополис мәктәбе алды. 

50дән артык укучысы булган белем бирү оешмалары арасында: беренче урында - Советлар Союзы Герое Афанасьев А.П. исемендәге Коргуза мәктәбе; икенче урында - Шеланга урта мәктәбе»  һәм пьедесталның өченче баскычында Татар Борнашы урта мәктәбе.

50 укучыдан кимрәк булган мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын - Түбән Ослан мәктәбе; икенче урын - Октябрьский урта мәктәбе; өченче урын – Введенка Бистәсе мәктәбе.

Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм Өстәмә белем бирү үзәге барлык катнашучыларга да чыгышлары өчен, педагогларга, ата-аналарга шундый зур чараны оештырган һәм катнашкан өчен рәхмәт белдерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев