Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хезмәтне яратып яшәдек

Алар күп еллар бергә яшәү дәверендә бер берсенә хөрмәтне, ихтирамны югалтмаганнар.

Алар гаиләсе бар эшне дә бергәләп уйлап, киңәшләшеп, сөйләшеп эшлиләр. Сезнең турында язасым килә дигәч тә, Зөбәрҗәт ханым өйдә сөйләшермен, риза булсалар, язарсыз диде. Бик үгетләгәч кенә ризалык бирделәр. Артык тыйнак гаилә булып чыкты Югары Осланда яшәүче Дамир һәм Зөбәрҗәт Ситдыйковлар гаиләсе.

Дамир Фаат улы Апас районы Чирмешән авылында биш балалы гаиләдә туып үсә, ул икенчесе. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач электрогазосварщик, машина йөртүче һөнәрләрен ала. Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында чик сакчысы булып хезмәт иткәннән соң туган колхозында машина йөртүче булып эшкә урнаша. Ә 1985 елда язмыш җилләре аны Питрәч районы Карповка авылына – Татарстан кулланучылар җәмгыятенең ярдәмчел хуҗалыгына алып килә.

Ә Зөбәрҗәт Садри кызы күрше Аюкөйдергән авылы кызы. Гаиләдә дүрт бала,  ул төпчеге. Унынчы класстан соң ул вакытта дәрәҗәсе югары булган Ключище училищесын тәмамлап туган авылында колхозга бухгалтер булып урнаша.

Дамир белән Зөбәрҗәт бер мәктәптә укыйлар, мәхәббәт тарихлары аның диварларында башлана. Биш еллап очрашып йөргәннән соң 1986 елда гаилә корып җибәрәләр. Уртак тормышлары Карповка авылында йорт салудан башланып китә.  Тырыш, хезмәт сөючән гаилә күпләп хайваннар тота, бакчалар үстерә. Тормышларын ямьләндереп уллары Илнур туа.

Питрәч районында сигез еллап яшәгәннән соң туганнарына якынрак булыр өчен Югары Осланга күчәргә карар кыла Ситдыйковлар. Тулай торакта яшәп, алар инде тагын йорт салырга керешәләр. Дамир Фаат улы Сельхозхимиядә эшли, ә 2002 елдан район газ хезмәтенә урнаша. Аның машина йөртү стажы 40 елдан артык. Бүгенге  көндә көтеп алынган лаеклы ялына китәргә әзерләнеп йөри.

Ә Зөбәрҗәт Садри кызы ул елларда районда техник инвентаризация бюросының ачылуына күп көч куя. Соңыннан күп еллар район салым инспекциясендә эшли. Эшеннән аерылмыйча белемен дә күтәрә ул, Казан кооператив техникумын, Казан авиация институтын бетерә. Лаеклы ялда булуына карамастан аның намуслы хезмәтенә ихтыяҗ зур, әле дә район финанс палатасында хезмәт куя.

Эшләү дәверендә Зөбәрҗәт Садри кызы, Дамир Фаат улының да хезмәтләрен бәяләгәннәр, алар  бик күп Рәхмәт хатлары, Грамоталарга ия.

Бүгенге көндә алар уллары Илнур гаиләсе белән бергә яшиләр. Ул татэнерсбыт оешмасында, киленнәре Миләүшә Ак барс банкта эшли. Самир исемле бик шук, бик сөйкемле, әти-әнисенең, бигрәк тә әби-бабайның шатлыгы булып оныклары үсә. Дамир улы Илнур белән бергәләп гомерендә өченче йортын салып бетереп килә.

Ситдыйковлар гаиләсе белән аралашкач күңелдә җылы, якты хисләр барлыкка килә. Алар күп  еллар бергә яшәү дәверендә бер берсенә хөрмәтне, ихтирамны югалтмаганнар. Бер караштан, бер сүздән парларын аңлыйлар, үткән тормышларын искә төшергәндә сабыр гына елмаеп, бер берсен тулыландырып, истәлекләрне өстәп, тыныч кына аралаштылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев