Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«ВСЕСВОИ» марафоны: Югары Осланның яше-карты солдатларга үзләренең йөрәк җылысын бүләк итәләр

Өлешчә мобилизация башланып һәм МХО уздыру зонасына мобилизацияләнгәннәрнең китүенә бер ел узганнан соң район халкының үз солдатларына ничек ярдәм итүен искә төшереп үтик.

Узган елның сентябрь ахырында районнан беренче мобилизацияләнүчеләрне озатып калдык. Шул ук вакытта барлык җирлекләрдә үз Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итү йөзеннән  халыкның берләшүләре башлана. Беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышының сугыштан соңгы чорларын хәтерләрендә тоткан әбиләр һәм бабайлар берләште.

Райондашларыбызга мәктәп укучылары һәм ветераннарның ничек ярдәм иткәнен искә төшерергә тәкъдим итәбез. 

Авылдашлары җыйган акчага йон  сатып алып, Канаш ветераннары оекбашлар бәйләде. Моннан тыш, ветераннар посылкага балаклава, җылы эчке кием, оекбашлар һәм  шоколад салдылар. 

Куралово авылында яшәүче өлкәннәр дә читтә калмады һәм "Бабушкин пирожок" акциясе кысаларында мобилизацияләнгәннәр өчен пироглар пешерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Роман Тарасов Казан Экспога хуш исле һәм җылы пироглар илтте. Әйтергә кирәк, бу авыл җирлегендә җирле эшмәкәрләр дә, шулай ук “Таткрахмалопатока” җитәкчесе Альберт Прокопьев та читтә калмаган. Алар мобилизацияләнгәннәргә азык-төлек  һәм кирәкле шәхси әйберләрне алу өчен матди ярдәм күрсәтте.

Сүз уңаеннан, районның ветераннар оешмасы Римма Троицкая җитәкчелегендә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясен игълан иттеләр. Авыл җирлекләрендә беренчел оешмалар 25 посылка, Югары Ослан урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының хатлар һәм рәсемнәр (җитәкчесе Н.Л.Маткина) җыя алды. Посылкаларга район газетасының номерлары да, Р. Троицкаяның «Мне завещано ңить и помнить» дигән яңа китабы да кертелгән иде.

Билгеләп үтик,  Мәмәтхуҗа халкыннан гына да Украинага безнең сугышчыларга 10 посылка җибәргәннәр. Россия Герое Алексей Козинның әнисе - Лариса Александровна  һәм "Волжанка" ветераннар хоры да читтә калмады, мобилизацияләнгән якташларына дарулар алу өчен алар үз премияләрен тапшырдылар.

М. Вахитов исемендәге  авыл да акциядә чын күңелдән катнашты. Вахитлылар бик зур теләк белән исемлеккә кергән барлык кирәкле  әйберләрне китерделәр.  

- Хәзер Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан һәм безнең ватандашларыбызны ДХР һәм ЛНР да яклаган барлык кешеләргә ярдәм итү бик мөһим. Авыл халкы гуманитар ярдәм җыю буенча масштаблы акциягә актив кушылды, - ди авыл клубы мөдире Гөлназ Фәттахова.  

Шелангада гуманитар ярдәм җыюга мәктәп укучылары да кушылды. Балалар солдатларга изге теләкләр белән видеохат җибәрделәр. Ә ветераннар үз куллары белән бәйләгән җылы оекбашларны "гуманитар" тартмаларга  салдылар. Карт та, сабый да безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтә, җылы хатлар, открыткалар, рәсемнәр, видеоязмалар һәм үз куллары белән ясаган шәхси кулланылыш предметларын тапшыра.

Акцияләр дәвам итә, һәркем булдыра алганча ярдәм итә ала. Россия көче аның бердәмлегендә, дип юкка гына әйтмиләр, һәм  без  ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ташламаячакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев