Вахитта Хәсән Сарьянны искә алдылар
24 мартта татар язучысы Хәсән Сарьянның (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов, 1930-1978) тууына 95 ел тула.
Вахит авыл китапханәсе каршындагы "Сердәш" клубы кысаларында татар әдәбияты классигы, журналист, педагог, күп санлы китаплар, кыйммәтле рухи байлык калдырган җәмәгать эшлеклесе Хәсән Сарьян иҗаты буенча "Исеме дә, җисеме дә алтынга тиң" дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларны язучының язмышы, иҗаты белән таныштырды.
Хәсән Сарьян (чын исеме Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында туа. Ул гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә үскән.
1962 елда аның «Хәсән Сарьян» тәхәллүсе астында беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрә, аны укучылар җылы кабул итә. Яшь әдипнең әсәрләре үзенчәлеге, авторның оригиналь күзаллавы, әдәби телне искиткеч яхшы куллануы белән аерылып тора. Аның «Классташлар», «Чишмә буенда» хикәяләр җыентыклары һәм башка китаплары басылып чыга. Хәсән Сарьянның күп кенә әсәрләре аның тормышының башкорт чоры истәлекләрен чагылдыра.
Аның хикәя һәм повестьларындагы төп геройларның прототиплары арасында - Илештәге авылдашлары, балачак дуслары, сыйныфташлары. «Бер ананың биш улы» повесте әдипнең зур һәм лаеклы уңышы була. Хәсән Сарьян үз әсәрләрендә әтиләренең иң яхшы традицияләрендә тәрбияләнгән яшьләрнең рухи көчен, югары әхлакый сыйфатларын ача.
Аның китапларындагы геройларга тормыш сөючәнлек, кешелеклелек һәм гуманизм хас. Язучы барлыгы унга якын китап язган. Аның әсәрләре күп тапкырлар рус, мари, удмурт, каракалпак, казах, кыргыз һәм СССР халыкларының башка телләренә тәрҗемә ителгән.
Хәсән Сарьян тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә катнаша, радио-телевидениедә тел проблемалары буенча еш чыгыш ясый, әдәби иҗат турында мәкаләләр бастыра. Чыңгыз Айтматов әсәрләрен дә татарчага тәрҗемә итеп калдырган. Сарьян Салихҗан улының гомере бик кыска була, ул 1978 елның 21 сентябрендә 49нчы яшендә бакыйлыкка күчкән. Язучы Казанның мөселман зиратына җирләнгән.
Чара ахырында китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды. "Тәмле телле Сарьян" - анда язучының популяр әсәрләре, биографик мәгълүматлар һәм элеккеге басмалар тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев