Украинада МХОда катнашучы Россия хәрбиләренә бердәмлек йөзеннән Вахит авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә «Без бөтен дөньяда тынычлык өчен!» чарасы узды.
Чарада безнең солдатларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләнелде. Китап укучылар хәрби бурыч, Ватан хакына хезмәт итү һәм төрле сугыш елларында солдатларыбызның батырлыгы турында тыңладылар. Россия халкы һәрвакыт үз Ватанының патриоты булды. Китапханәче чарада катнашучыларга Украинадагы МХОда катнашучы якташ солдатларыбызның батырлыклары турында сөйләде. Чын геройлар янәшә яши,ә батырлык һәм Ватанга мәхәббәт — Россиянең чын гражданины һәм патриоты сыйфатлары.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев