Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта «Җир чәчәкләр белән елмая» темасына экологик сәгать үтте

Без яши торган планета нинди матур һәм гүзәл. Кешеләр бер вакытта да табигатькә сокланудан туктамадылар. Кеше гомере буе меңләгән күзгә күренмәс җепләр белән табигать белән бәйләнгән. Ул аның бер өлеше.

Табигать безне ашата һәм эчертә, шатландыра, дулкынландыра, борчый һәм тынычландыра. Язучылар һәм шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторлар аңардан илһам чыганагы табалар, үзләренең иң яхшы иҗат җимешләрен аңа багышлыйлар. «Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә чәчәк кирәк", – ди бөек әкиятче Х.К. Андерсен. Чыннан да, чәчәкләр безне гомер буе озата баралар. Алар бәйрәмнәрнең, якты вакыйгаларның үзгәрешсез юлдашлары, алар мәхәббәт, тугрылык һәм мәңгелек хәтер символлары. Чәчәкләр безнең тормышыбызда зур роль уйный, аны бизи һәм хуш исләр белән тутыра. Чәчәкләр турында бик күп кызыклы китаплар язылган. Халыкта юкка гына чәчәкләр - җирнең елмаюы, димиләр.  

Вахит мәдәният йортында үткәрелгән «Җир чәчәкләр белән елмая» экологик сәгате чәчәкләргә багышланды. Безнең тормышыбызда чәчәкләрнең нинди роль уйнавын "Яшь йөрәкләр" клуб берләшмәсе вәкилләре әлеге чарада белделәр. Алар бүлмә һәм бакча чәчәкләрен үстерү серләре белән уртаклаштылар, яраткан чәчәкләре турында сөйләделәр, чәчәкләр турында язылган әсәрләрне искә төшерделәр, "Чәчәкле алан"викторинасында катнаштылар. Мөдир Гөлназ Фәттахова чәчәкләр турында күп мифлар һәм риваятьләр барлыгын билгеләп үтте (Роза, Нарцисс, Ландыш, Ромашка турындагы риваятьләрне искә төшерделәр), күп кенә шагыйрьләр, язучылар, композиторларның чәчәкләр темасына мөрәҗәгать итүләрен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев