Вахитта гриппка каршы көрәшәләр
Югары Ослан. Татарча

Вахитта гриппка каршы көрәшәләр

Вахит авыл мәдәният йортында «Грипптан ничек сакланырга»дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмә барышында ФАП фельдшеры Роза Бәйрәмова авыл халкына гриппның ничек йоктырылуы, инфекциянең чыганагы кем булуы, үзеңне грипптан ничек сакларга икәнлеге турында сөйләде. Без бит үзебезне кисәтеп һәм төрле авырулардан саклап, үзебезне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә кайгыртабыз.

Әңгәмә ахырында халык гриппка каршы профилактик прививка ясатты.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев