Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахитта герой якташларга багышланган чара узды

Ватан Геройлары көне алдыннан Вахит мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы елларында туган җиребезнең тынычлыгын һәм азатлыгын яклап көрәшкән якташларыбызга багышланган «Бөек якташлар» исемле кызыклы чара узды.

Очрашу башында Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Хәзби кызы Советлар Союзы Геройлары Зиннуров Нәбиулла Шәфыйк улы, Гаврилов Аким Андреевич, Афанасьев Александр Петрович, Коновалов Семен Васильевич, Исаев Алексей Петрович, Красавин Михаил Васильевичның батырлыклары турында сөйләде. 

"Хәтер Китабы"н ачып, алар Югары Ослан районы битләрен таптылар һәм Вахит авыл җирлегендә генә төрле яшьтәге кешеләрнең һәлак булуын, яралардан үлүен, хәбәрсез югалуын күрделәр. Һәлак булган авылдашлар истәлегенә Вахит авылының үзәк мәйданында Җиңү обелискы куелган.

Укучылар сугыш һәм аның герой-якташлары турында сөйләүче материал сакланган альбомнарны зур кызыксыну белән карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев