Вахитта фронтовик шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар
Вахит авыл китапханәсендә укучылар өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган, Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Шигырьләрдә - җан авазы» тематик сәгате үткәрелде.
Чараны ачып, китапханәче Сания Сәлимуллина билгеләп үткәнчә, Бөек Җиңү турында искиткеч телдә, шигърият телендә сөйләшергә, бу залга җыелдылар. Ул Бөек Ватан сугышы кырларына киткән фронт шагыйрьләренең авыр язмышы турында сөйләде. Алар сугышларда батырларча сугышып кына калмаганнар, ә үзләренең героик әсәрләрен дә иҗат иткәннәр. Сугыш еллары шигырьләрен хаклы рәвештә Бөек Ватан сугышының шигъри елъязмасы дип атарга була. Алар сугышның беренче көннән алып соңгы көненә диярлек яңгыраган. Шигырьләр фронтта да, тылда да туа, сугышчыларны атакага күтәрә, аларның йөрәкләрен җылыта, дошманга каршы торырга, станок янында һәм кырларда эшләүчеләргә якыннарын сугыштан исән кайтуларын көтәргә ярдәм итә.
Фронтовик шагыйрьләр турындагы истәлекләр М.Җәлил, Ф.Кәрим, З. Нури, А.Алиш, Н. Дәүли, А.Твардовский, К.Симонов, Ю.Друнина, Б.Окуджава, Р.Рождественский, А.Әхмәтова шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Китапханәче барысына да катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм бүгенге буынның бу сугыш турында онытмаска тиешлеген, без үз тарихыбызны белергә, китаплар, шигырьләр укырга, шул еллар һәм шул чор турында җырлар җырларга тиешлеген билгеләп үтте.
Чара «Каләмне корал итеп» - китап күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды, анда фронтовик шагыйрьләрнең иҗаты тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев