Вахитта экологик чара узды
Урман - иң зур табигый байлык, экологик иминлек нигезе, халык-хуҗалык комплексының төп өлеше һәм күп кенә илләрнең икътисадый тотрыклылыгы нигезе.
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә үзләренең игелекле хезмәтләре белән планетаның урман байлыкларын саклаучы, арттыручы һәм алардан рациональ файдалануга ярдәм итүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Урман хезмәткәрләре көненә Вахит авылы китапханәсе балалар өчен «Урманда кемнәр яши, урманда нәрсәләр үсә» дигән экологик викторина үткәрде.
Чара китапханәченең урманның безнең яшел дустыбыз булуы, аның бүләкләре һәм урманның яшәүчеләре турында сөйләвеннән башланып китте. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, аның аланнары буйлап сәяхәт иттеләр. Катнашучылар «Кошлар аланы», «Хайваннар аланы», «Агачлар аланы», «Чәчәкләр аланы»нда булдылар. Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйттеләр, шулай ук экологик темага табышмакларга җаваплар бирделәр.
Чара ахырында балалар, әгәр без экологик кагыйдәләрне үтәсәк, җирдә хайваннар, үсемлекләр һәм чиста һава беркайчан да юкка чыкмаячак, дигән нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев