Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Вахит балалары төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштылар

Вахит авыл китапханәчесе балаларны Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары уеннары» дигән мавыктыргыч уен программасына чакырды.

Китапханәче балаларга гаять зур гүзәл күпмилләтле ил – Россия буйлап сәяхәткә чыгарга һәм балаларны Россиянең кайбер халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, уеннары белән якыннанрак таныштырырга тәкъдим итте. Халыкларга бер тату гаилә булып яшәү һәм милләтләрнең көче – бердәмлектә, бер-берсенә хөрмәт белән яшәү никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. Балалар Россия халыклары костюмнары рәсемнәрен кызыксынып карадылар. Алар илебезнең күпмилләтле ил булуын, һәр халыкның үз уеннары булуын, ә теләсә кайсы милләт балаларының уйнарга яратуын белделәр. Балалар мавыктыргыч формада «рус халык уеннары», «татар халык уеннары», «чуаш халык уеннары» һәм башка исемле станцияләр буйлап сәяхәткә чыктылар. Шулай ук хәрәкәтчән уеннарда да катнаштылар. Очрашу күңелле узды һәм балаларны илебезнең күптөрле мәдәни мирасы белән таныштыруга юнәлтелде, Россия халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре һәм уеннары белән кызыксынуны үстерүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итте. Балалар күңелле һәм файдалы итеп җәйге вакытларын үткәрделәр.

Китапханәдә шулай ук «Фольклорның тылсымлы дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар китапны китапханәдә яки өйдә уку өчен күңелләренә хуш килгән китапны сайлап алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев