Җәй айларында балалар ясаган рәсемнәр аларның иң ихлас хисләрен һәм кичерешләрне чагылдыра. Һәр бала җәйне үзенчә күрә, һәм нәкъ менә шушы уникальлек балалар сәнгатен шундый үзенчәлекле һәм илһамландыручы итә.
Вахит авыл китапханәсендә балалар өчен җәйге укуларга багышланган «Мин җәйне ясыйм» дигән рәсем конкурсы үткәрелде.
Җәй - балалар өчен көтеп алынган иң бәхетле вакыт. Очрашу башында укучылар рус, татар классикларының шигырьләре белән таныштылар. Рәсемнәр башкарылышы буенча якты, шулай ук балалар җиңеллеге һәм шаянлыгы белән тулы булды. Балалар чәчәкләр һәм агачлар, кояш, болытлар һәм, әлбәттә инде, салават күпере ясадылар. Анда алар җәйнең бөтен матурлыгын, яктылыгын һәм истә калырлык мизгелләрен чагылдырдылар.
Конкурс тәмамлангач, балалар бер-берсенең рәсемнәрен карадылар, иң ошаганнары турында сөйләделәр.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев