Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында маскировка сеткалары үрделәр

Вахит авылның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга беренче көннән үк теләп кушылды.

Маскировка сеткаларының сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, “Маскировка сеткалары үрү” акциясенә кушылдылар. Авылның мөхтәрәм ветераннары, битараф булмаган авылдашлар Вахит авылы Мәдәният йортына  сеткалар үрергә җыелды.

Сеткаларны беркетү өчен материал белән авылның аксакалы Фәттахов Мәүлет Корбангали улы ярдәм итте, ятьмә табарга Югары Ослан районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Минһаҗева Әлфия Курбангали кызы булышты. Ярдәм үтенеченә җавап йөзеннән дистәләгән кеше өйләреннән тукыма алып килеп бирде. Эш кайнап торганны күреп, махсус хәрби операциягә үз өлешләрен керткәнгә күтәренке рухта булып, авылдашларның күңелләре күтәрелде.

Авыл активы  барлык яшәүчеләрнең  да ярдәм итү өчен вакыт табуларын сорый. Маскировка челтәрен үрү техникасы гади, әмма күп вакыт таләп итә. “Безнең уртак бурычыбыз - махсус хәрби операция сугышчылары өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү. Барлык теләүчеләрне дә безгә кушылырга чакырабыз! Бу авыр түгел, теләсә кем өйрәнә ала, без өйрәтербез, булышырбыз, килегез генә»,- диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев