Вахит авылында мәгълүмати-агарту чарасы узды
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында мәгълүмати-агарту чарасы узды

Аны «Татулыкта, кыю, оптимизм белән — сәламәт яшәү рәвешенә» шигаре астында үткәрделәр.

Вахит мәдәният йортында «Татулыкта, кыю, оптимизм белән - сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага мәгълүмати-агарту чарасы булып узды. Сәламәтлек - һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Безнең барыбызга да сәламәт һәм нык булу, мөмкин кадәр озаграк яшәүгә дәртне, хәрәкәтчәнлекне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас.  Чарада балалар дөрес һәм сәламәт туклану, көн режимын үтәүнең әһәмияте, физик күнегүләрнең һәм чыныгуның файдасы, шәхси гигиена кирәклеге турында белделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев