Вахит авылында Кар бабаен ясау буенча мастер-класс узды
Вахит авылы мәдәният йортында «Кыш Бабай остаханәсе» эшли башлады.
Андә «Кар бабай» - мастер-классы булып узды. Кар бабай - ул балачактан ук һәркемнең яраткан һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең иң популяр персонажларының берсе.
Кар бабайларга төрле телләрдә бик матур балалар әкиятләре багышланган. Иң танылганнары арасында - Г.Х. Андерсенның «Снеговик» әкияте.
«Кыш Бабай остаханәсе» җитәкчесе Гөлназ Фәттахова әлеге әкият персонажын ясау буенча мастер - класс үткәрде. Балалар кул астында булган материаллардан төрле кар бабайлары ясадылар. Һәрбер оста үз эшеннән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев