Вахит авылында Әниләр көнен бәйрәм иттеләр
Авыл халкы үзешчән артистларны җылы каршы алды.
Гаилә елы кысаларында Россия Федерациясендә Әниләр көне алдыннан мәдәният хезмәткәрләре: Вахит мәдәният йорты мөдире - Фәттахова Г., Вахит авыл китапханәсе мөдире - Сәлимуллина С., Бакча Сарай авыл клубы мөдире - Фәйзулова А., Яңа Юл авыл клубы мөдире - Ефимова С., Яңа Юл авылы балаларының бию төркеме һәм авыл үзешчәннәре "Гаилә - бәхет учагы!" дип аталган концерт куйдылар.
Авыл халкы үзешчән артистларны җылы каршы алды.
Безнең һәрберебез өчен әни - тормышта иң мөһим кеше. Иң якын, иң кадерле, бердәнбер кешебезне атап йөртүче бу тылсымлы сүз үзенә никадәр җылылык сыйдыра.
Залда күңелле, бәйрәмчә мөхит хөкем сөрде. Сәхнәдә үзешчәннәр бер-бер артлы үзләренең җырларын, шигырьләрен, төрле сәхнә әсәрләрен башкардылар. Алар чыгышларын яраткан әниләренә һәм әбиләренә багышлады. Тамашачылар артистларның чыгышларын сокланып, алкышлап каршы алдылар. Әлеге матур, игелекле бәйрәмгә багышланган концерт үзенчәлекле, якты һәм җылы булды.
Чарада катнашучыларның чыгышлары әниләрнең күңелләренә хуш килде, алар бергә кушылып җырладылар, биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев