Вахит авыл китапханәсендә “Чәчәкләр ярату - дөньяны ярату, җирне ярату ул” дигән экологик әңгәмә үткәрелде
Әңгәмә балалар белән үткәрелде.
Әңгәмәнең максаты: балаларның чәчәкләр һәм аларның төрлелеге турындагы белемнәрен тирәнәйтү, чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, чәчәкләрне карау теләген үстерү,әйләнә-тирә дөньяның гүзәллегенә мәхәббәт тәрбияләү.
Чарада балалар табигатькә сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәтнең кеше өчен әхлакый-эстетик һәм практик әһәмиятенә нигезләнгән булуын аңладылар. Табигать мохитендә үз-үзеңне тоту нормаларын һәм аларны гамәли эшчәнлектә һәм көнкүрештә саклау нормаларын үзләштерделәр.
Балалар үзләре өчен чәчәкләр дөньясының күптөрлелеген ачтылар, чәчәкләр турында гаҗәеп фактлар һәм риваятьләр белделәр, Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев