Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия социомәдәни акциясенә кушылды

Бәйрәмне китапханәче Сания Лотфулла кызы ачып, ул “Китапханә эңгер-меңгере 2024” мәгнәсен аңлатты һәм аның быел Гаилә елына багышланганын әйтеп үтте.

Бу көнне китапханәгә Хафизовлар, Закировлар, Габдрахмановлар һәм Ефимовлар гаиләсе килде.  Яшь укучылар өчен “Гаилә белән укыйбыз” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә рус һәм татар язучыларының балалар китаплары һәм  журналлары күрсәтелде. Балалар китапханәче белән аралаштылар, аның яраткан китаплары, геройлары турында белделәр, гаилә белән бергә укый торган китаплар белән таныштылар.

Балалар “Минем яраткан әкиятләрем” викторинасында катнаштылар, серле, акыллы, усал геройлар турында белделәр. Китапханәче яшь укучыларына үзләренең яраткан китапларын табуларын теләде, китапларның әхлакый һәм эмоциональ үсеш өчен әһәмиятле булуын искәртеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев