Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авыл җирлегендә даими өмәләр үтә

Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга обелиск, авыл җирлеге бинасы, мәдәният йорты, авыл кибете янындагы территорияләрне җыештыру даими рәвештә алып барыла.

Монда иң мөһиме авылда халык күп йөри торган, очрашып бер-берсе белән аралаша торган авыл халкының яраткан, җанга рәхәт урыны. Шуңа күрә һәйкәл скверы һәм территориясе авыл халкы өчен тантаналы чаралар уздыру урыны гына түгел, ә ял итү һәм очрашулар урыны да булып тора.

 18 нче июльдә, гадәти бурычларны вакытлыча калдырып, Вахит авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  тирә-якны тәртипкә китерделәр, чүп-чарны җыештырдылар. Мәдәният йорты бинасы янындагы урыннарны себереп, юл кырыйларын, авыл халкы өчен бик күп мәгънәгә ия, изге булган обелискны тәртипкә китерделәр. Саф һавада бергә аралашып  эшләү авыл халкына шатлык һәм канәгатьлек хисе  китерде.

 Чиста авылда яшәү - һәр кешенең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев