Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ватаныбыз - геройлар иле

Россиянең меңьеллык тарихында тыныч заманнарга караганда сугыш чоры күбрәк булган. Ләкин илебезгә нинди генә дошманнар каршы чыкмасын, халкыбызның каһарманлыгы аркасында җиңүләргә ирешкән илебез. Шуңа да без геройларыбызны белергә, онытмаска, хөрмәтләргә һәм данга күмәргә тиеш.

Ватан Геройлары көне уңаеннан Вахит авылы китапханәсендә «Геройларга тигезләник» - патриотик сәгате узды, китапханәче Сания Сәлимуллина клуб мөдире Гөлназ Фәттахова белән берлектә укучыларны бәйрәмнең кыскача тарихы, тарихи вакыйгалар һәм Ватанга геройларча хезмәт иткән өчен нинди бүләкләр алу мөмкинлеге белән таныштырды. Бөек Ватан сугышы елларында геройларның батырлыклары, безнең заман геройлары турында сөйләде - Чечен һәм Әфган сугышлары геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби офицерларның батырлыклары белән таныштылар. 

Чара «Геройлар даны белән горурланабыз» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү белән төгәлләнде. Ул төрле чор геройлары һәм алар  турында китаплар белән таныштырды, аларны Ватанга карата бөек мәхәббәт һәм аны яклау сәләте берләштергәнен билгеләп үтте, татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.

Катнашучылар Россиянең киләчәге һәм азатлыгы өчен гомерләрен сәгать саен куркыныч астына куеп, гаделсезлек һәм нацизм белән көрәшүчеләрнең барысына да соклануларын белдерделәр.  

Чара видеопрезентация белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев