Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылында Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби сәгать узды

Укучылар өчен "Батыр йөрәкле шагыйрь" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Вахит авыл китапханәсендә «Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә» дигән әдәби кичә үткәрелде. Чара татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган иде.

Презентация ярдәмендә чарада катнашучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашист эшчәнлеге турында сөйләделәр.

"Моабит дәфтәре" тарихына җентекләбрәк тукталдылар. "Моабит дәфтәре" дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьләр арасында Муса Җәлилгә беренче булып «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясен тапшырылды.

Чара барышында «Моабит дәфтәре»ннән - «Гафу ит, ватан», «Аерылышу», «Таш капчык», «Геройлык турында» шигырьләре укылды, Муса Җәлил сүзләренә язылган музыкаль әсәрләр өзекләре яңгырады.

Укучылар өчен "Батыр йөрәкле шагыйрь" дип исемләнгән  китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: литературный час Библиотека на селе Муса Джалиль Вахитовское поселение