Вахит авылында Әфганда хезмәт иткән Мансур Галимов белән очрашу узган
Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 33 ел вакыт узып киткән.
Бу сугыш турында күпләр тарих битләреннән, кешеләр сөйләвеннән генә белә. Шул Әфган сугышында катнашкан хәзерге көндә Вахит авылында тормыш итүче Мансур Галимов белән сөйләшкәннән соң, миндә әллә күпме каршылыклы сораулар туды. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды.
Галимов Мансур Шәриф улы Апас районы, Багыш авылында ишле гайләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Мансурның бала-чагы, матур мизгелләрне искә алып сөйләрлек хәтирәләре юк.Чөнки аңа сигез яшь тулган көннәрендә, әнисе кечкенә энесен дөньяга китергән вакытында үлеп китә. Үги ана белән яшәргә бердә рәхәт булмый сабыйга. Авыл мәктәбендә укып-белем алып, киләчәккә планнар кора Мансур. Тапкыр телле булганга, чын дуслары күп була аның. 1985 елны армия хезмәтенә алына. Озак та үтми интернациональ бурычларын үтәргә Әфган җиренә аяк баса. Аңа сугышның нәрсә икәнен дә аңламаган, кинолардан гына күреп үскән авыл баласына, кулына корал тотып сугышырга туры килә. Тиз арада авыр тынгысыз тренировкалар, автомат белән атарга өйрәнүләр башлана. Мансур армиядә өлкән механик-танкист булып хезмәт иткән. Үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, упкынга төшеп очкан машиналар, “интернациональ бурыч” тәрбиясе алган, кан-яшь арасында яшәү өчен көрәшкән кораллы 19 яшьлек совет солдатлары. Кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез.
Сугыш турында ул сөйләргә яратмый, аз-азлап сөйләгән вакытларында да күзләре яшьләр белән каплана. Мансур бәхетле, чөнки ул исән кайткан, чагыштырмача сау-сәламәт, гаилә корып балалар үстергән, хәзер оныклары да бар. Ә бит кире туган ягына, гаиләләренә әйләнеп кайта алмаучы Әфган сугышы корбаннары да бар. Әйе, аларның әти-әниләренә, якыннарына Ходай Тәгалә сабырлыклар бирсен. Хәзер ул сугышны ничек кенә бәяләмәсеннәр, якташларыбыз, шул исәптән Мансур да, зур батырлык күрсәткәннәр. “Әфган Даны”, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденнарына, “Сугыш хәрәкәте ветераны” һәм башка бик күп медальләргә лаек булган Шәриф улы Мансур Галимов.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын! Балалар тулы гаиләдә үсеп, аналарга газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде.
Сания Сәлимуллина, Вахит авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев