Үзәк хастаханәдә дәваланучы балаларга кунакка Кыш бабай килде
Гадәттәгечә ел саен Югары Ослан үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә булган дәваланучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйлар.
Саләмәтлекләре аркасында аларга яңа ел төнен хастаханәдә үткәрергә туры киләчәк һәм аларның көннәрен ямьләндерү өчен аларга кунакка чын Кыш бабай белән Кар кызы килгән.
Кыш бабай һәм аның оныгы балалар әзерләгән шигырьләрне тыңладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Алар шулай ук әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар.
Кыш бабай һәм Кыр казы белән аралашкач кечкенә пациентларда һәм аларның әти-әниләрендә Яңа Ел кәефе һәм могҗизаларга ышаныч барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев