«Ут хаталарны гафу итми» әңгәмәсе аяныч нәтиҗәләрдән сакларга ярдәм итә
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре укучы балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрделәр.
Еш кына бәхетсезлек очракларының һәм аларның корбаннары балалар була. Аларның күбесе ут белән эш иткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган белем һәм күнекмәләрне җитәрлек дәрәҗәдә белми. Моннан тыш, балалар үз гамәлләренең аяныч нәтиҗәләрен алдан күрә алмыйлар.
Клуб мөдире Алефтина Саттарова балаларны янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре белән таныштырды, утның файдалы гына түгел, куркыныч та булуы, янгыннарның ни өчен килеп чыгуы, ут белән саксыз эш итүнең ничек бәла-казага китерүе, көнкүрештә ут куркынычы булган әйберләр белән ничек дөрес эш итү турында сөйләде. Урманда да, өйдә дә күпчелек янгыннар кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыгуын аңлатты.
Чарада балаларны пөхтә, игътибарлы, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл һәм җаваплы булырга өндәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев