Ут белән көндез дә, төнлә дә сак булырга кирәк
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында «Көндез дә, төнлә дә ут белән сак булырга кирәк» дигән мәгълүмат сәгате узды.
Ут - табигатьнең иң зур могҗизаларының берсе, кеше аның белән җирдә яшәеш барлыкка килгән вакытта ук танышкан. Ут кешегә җылылык, яктылык бүләк итә, кыргый җәнлекләрдән саклый, аны ризык әзерләү, хезмәт кораллары ясау өчен куллана. Кешеләр утны табарга һәм сакларга өйрәнгәннәр.
Әмма кеше контроленнән чыкса, ул коточкыч бәлагә - янгынга әверелә. Янгын – кайбер вакытта кайгы алып килүче һәм коточкыч фаҗигагә китерүне символлаштыручы куркыныч сүз дә. Коточкыч фаҗигане булдырмас өчен, ут белән эш итү кагыйдәләрен белү дә җитә.
Әңгәмә янгын куркынычсызлыгы проблемасына һәм үз-үзеңне тоту нормаларына багышланган иде. Клуб мөдире Алефтина Саттарова балаларны янгын чыгуның төп сәбәпләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төп таләпләре белән таныштырды.
Катнашучылар әңгәмәдә теләп катнаштылар, сораулар бирделәр һәм төрле вәзгыять мәсьәләләрен хәл иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев